- чалыну
- I. Берәр нәрсәгә эләгү, эләгеп уралу, чияләнү, тартылу (бау, каеш, аркан һ. б. ш. тур.). Уралу, чорналу. II. ЧАЛЫНУ – Күрү яки ишетү органнарында җиңелчә чагылу, шул органнар тарафыннан кабул ителү (гадәттә "күз" һәм "колак" сүзләре белән килә) ниндидер тавышлар колакка чалынды
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.